2021 елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустация залында алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы була.
Комиссиягә Россия һәм Республикада җитештерелгән 10 үрнәк виски татып карау тәкъдим ителә.
Үрнәкләр шәһәрнең сәүдә челтәрендә сатып алынган.
Тәкъдим ителгән үрнәкләр ваклап сату бәясе 0,5 литр сыешлы шешә өчен 435 – 700 сумга кадәр.
Утырышка, дегустация комиссиясе әгъзаларыннан тыш, «Татспиртпром» АҖнең «Vigrosso» филиалы вәкилләре дә чакырылды.