Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре «Кораллар йорты» сәүдә комплексы хезмәткәрләре өчен укыту семинары үткәрде. Семинарда кассирлар, сатучылар, администраторлар һәм компания җитәкчелеге катнашты.
«Кораллар йорты» сәүдә компаниясенә 2002 елның маенда нигез салынган һәм Татарстан Республикасының корал базарында профессиональ катнашучы булып тора.
Әлеге кибетләрдә шома көпшәле, травматик һәм пневматик коралның, аучы пычаклары, җәя һәм арбалетлар, оптик һәм сугыш кирәк-яракларының иң популяр модельләре тәкъдим ителгән.
Семинар барышында персоналның ачыклыгын һәм дустанә мөнәсәбәтен билгеләп үтү мөһим. «Кораллар йорты» хезмәткәрләре кулланучылар базары өлкәсенә кагылышлы сораулар бирделәр, аларга җаваплар алдагы эш барышында исәпкә алыныр дип ышанабыз.
Компания җитәкчелеге кулланучылар белән низаглы хәлләрне җайга салу, шулай ук хокукый кыр һәм гамәлдәге норматив-хокукый актлар кысаларында килеп туган мәсьәләләрне хәл итү белән кызыксына.
Шуңа күрә тыңлаучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат, шул исәптән «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре дә ирештерелде.
Чара барышында түбәндәге сораулар каралды:
* кулланучыга оешма турында кирәкле мәгълүмат бирү;
* килешүне рәсмиләштерү;
* товарга түләү тәртибе;
* товарның кимчелекләрен ачыклаганда кулланучы хокуклары;
• сатып алучыдан претензияләр кабул итү һәм аны карау сроклары;
• гарантия һәм пост гарантия йөкләмәләре;
* бәхәсле хәлләрне хәл итү мөмкинлеге;
* сатучыларның сатыла торган товарга озату документлары һәм башка тиешле документлар булу бурычы.
Товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләрен аңлатканда, гражданлык коралларынын сату үзенчәлекләренә, сатып алынган коралга шартнамәләрне дөрес рәсмиләштерүгә һәм сугыш кирәк-яракларына кагылышлы мәсьәләләр кузгатылды.
Катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар турында кирәкле мәгълүмат булу, түләнгән товар өчен товар чеклары бирү турында таләпләр аңлатылды.