Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән гаризаны тикшерү кысаларында контрольлек итү чарасы үткәрү барышында Аксубай муниципаль районы кибетләренең берсендә, товар озату документларыннан башка, БДАМС кулланмыйча сыра сату факты билгеләнде. Шулай ук сәүдә объектында ГОСТ таләпләренә туры килми торган алкогольле продукция (сыра) әйләнеше башкарылган, шуның белән гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә зыян китерүне булдырып, яраклылык вакыты чыккан 4 шешә сыра продукциясе ачыкланды. 33,57 литр сыра тартып алынды. Шәхси эшмәкәр РФ КоАП 14.6 ст. 2 өлеше, 14.19 ст. һәм РФ КоАП 14.33 ст. 2 өлеше буенча административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү өчен чакырылган.