Чистай территориаль органында хезмәт әзерлеге буенча йомгаклау дәресе узды

2021 елның 26 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең һөнәри үсеше программасын тормышка ашыру кысаларында һөнәри белемнәрен һәм күнекмәләрен арттыру максатыннан ай саен хезмәт әзерлеге буенча дәресләр үткәрелде.

2021 елның февраль-октябрь айларында эш нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан хезмәт әзерлеге барышында Чистай территориаль органы хезмәткәрләре 9 төрле актуаль тема, шул исәптән коррупциягә каршы тору буенча законнарны өйрәнделәр, хезмәт эшчәнлегенең алымнарын һәм чараларын камилләштерү мәсьәләләрен карадылар, башка ведомстволар белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

2021 елның 26 ноябрендә территориаль орган кураторы Ирина Камахина катнашында «Территориаль орган эшчәнлеген камилләштерү юлларын сайлау» темасына йомгаклау дәресе үткәрелде.

Хезмәт әзерлегенә йомгак ясаганнан соң, киләсе елда дәресләрне дәвам итү турында карар кабул ителде, чөнки алар территориаль орган хезмәткәрләренең һөнәри үсешенә, шулай ук яңа белемнәр һәм күнекмәләр алуга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International