Кулланучы әлифбасы: җиһаз җитештергәндә җитешсезлекләрне ачыклау очрагында нишләргә

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

Хәзерге вакытта күп кенә компанияләр заказга мебель әзерләүне тәкъдим итәләр. Күп кенә кулланучыларны бу канәгатьләндерә. Өстәвенә, җиһазлар сыйфатлы итеп эшләнгән һәм фатир габаритлары буенча туры килгән булса. Әмма кайбер җитештерүчеләр үз бурычларын төгәл үтәмиләр, тиешле вакытны бозалар, сыйфатсыз материаллар кулланалар яки мебель җыюда хаталар җибәрәләр.

Үзеңне намуссыз җитештерүчеләрдән ничек сакларга һәм күңелсез очраклар килеп туганда кулланучыга нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында киңәшләр җиткерәбез.

Шулай итеп, җиһаз әзерләүгә килешү төзегәндә аның барлык пунктларын да игътибар белән укып чыгарга кирәк. Килешү, сату - алу килешүе түгел, ә хезмәт күрсәтүгә яки эшләр башкаруга төзелергә тиешле документ. Хезмәт күрсәтүгә яки эшләр башкаруга килешү төзегән клиент, җитештерү вакыты бозылган очракта, җитештерүчедән срогы чыккан һәр көн өчен 3% күләмендә неустойка таләп итәргә хокуклы. Кулланучы җитештерүнең теләсә кайсы этабында заказдан баш тартырга мөмкин. Шул ук вакытта заказ бирүче җитештерүчегә фактта тотылган чыгымнарны – эш һәм материалларның бәясен компенсацияләргә тиеш.

Кулланучы, җиһаз ясаганда җитешсезлекләрне ачыклаганда, үз теләге белән түбәндәгеләрне таләп итәргә хокуклы: җитешсезлекләрне бушлай бетерүне; башкарылган эш бәясен тиешле дәрәҗәдә киметүне; үз көчләре белән яисә өченче затлар тарафыннан җитешсезлекләрне бетерү буенча аларга тотылган чыгымнарны түләтүне.

Кулланучы, шулай ук, әгәр килешүдә билгеләнгән срокта җитешсезлекләр бетерелмәсә, шулай ук башкарылган эшнең җитешсезлекләре ачыкланган очракта, эшне башкарудан баш тартырга һәм зыяннарны тулысынча түләтүне таләп итәргә хокуклы.

Шуны белергә кирәк: кулланучы, гарантия срогы дәвамында, ә аның тиешле срокта, башкарылган эш кабул ителгәннән соң ике ел эчендә ачыкланган очракта, башкарылган эш җитешсезлекләренә бәйле таләпләрне күрсәтергә хокуклы.

Шулай итеп, әгәр җитештерүче килешүдә күрсәтелгән җиһаз китерү срокларын өзсә, сыйфатсыз материаллар кулланса яки җыю вакытында хокук бозуларга юл куйса, кулланучы аңа претензия тәртибендә югарыда санап үтелгән таләпләрнең берсен күрсәтергә хокуклы. Кулланучы таләпләрен үтәмәгән очракта, ирекле рәвештә судка мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International