Инвалидлар декадасы кысаларында түгәрәк өстәл үткәрелде

2021 елның 3 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре, Халыкара инвалидлар көне кысаларында, «Мәрхәмәтлек үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә социаль хезмәт алучылар белән кулланучылар хокукларын яклау темасына түгәрәк өстәл оештырды.

Чарада катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнар тарафыннан сатып алынган товарда яки хезмәт күрсәтүдә җитешсезлекне ачыклаганда хокукларны яклауны тормышка ашыру механизмнарын аңлаттылар. Шулай ук гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе аңлатылды, кире кайтарылырга яки алмашырга тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеге белән таныштырдылар.

Катнашучылардан тиешле сыйфатлы товарларны алыштыру сроклары, яраклылык вакыты чыккан азык-төлек продуктларын кире кайтару, турагентлыкта сатып алынган авиабилетларны кире кайтару, тиешле сыйфатта булмаган тур сатып алу турында сораулар бирелде. Барлык килгән сораулар буенча да тулы җаваплар бирелде.

Түгәрәк өстәл ахырында кулланучылар өчен буклетлар, «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International