«Вьетнамский» сәүдә комплексында кизү тору уздырдылар

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алганда, шул исәптән дистанцион ысул белән дә, кулланучылар һәм сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрде.

Консультация пункты эше вакытында гражданнар һәм сатучылар нигездә түбәндәге сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр:

* урын-җир комплекты, сөлге һәм оек-оекбаш продукциясендә дефектлар ачыкланган очракта нишләргә?;

* үлчәме буенча туры килмәгән азык-төлек булмаган товарны ничек алыштырырга?;

* уйламыйча сатып алынган бижутерия өчен акчаны кире кайтарып буламы?;

* товарлар сатып алганда мәҗбүри һәм кирәкле мәгълүматка карата нинди таләпләр бар?

Кулланучылар хокукларын яклау законының гамәлдә булу өлкәсеннән тыш, гамәлдәге законнардагы үзгәрешләр, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә «битлек» режимын саклау турында мәгълүмат та җиткерелде.

Сатучыларга кулланучылар проблемаларын ирекле хәл итү формуласын, ягъни судка кадәр тәртиптә кулланырга киңәш ителде.

Мөрәҗәгать итүчеләргә актуаль темалар буенча кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлаткан брошюралар һәм буклетлар, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International