Тартып алынган алкогольле һәм спиртлы продукция юкка чыгару өчен озатылды

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре, «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз җитештерүләрен һәм (яки) әйләнешен кисәтү буенча чараларны тормышка ашыру турында» 28.09.2015 елның 1027 номерлы РФ Хөкүмәте карары нигезендә, аны алга таба юк итү максатыннан, «Татспиртпром» ААҖнә конфискацияләнгән алкогольле һәм спиртлы продукцияне  тапшырды.

Азнакай, Әлмәт, Баулы шәһәрләрендә урнашкан складлардан алкогольле продукция юкка чыгарылды. Стандартлар, санитар кагыйдәләр һәм гигиена нормативлары таләпләренә җавап бирми торган алкогольле һәм спиртлы продукциянең гомуми күләме 469,52 литр тәшкил итә.

Алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү эше дәвам итә һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы даими контролендә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International