2021 елның 7 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Лаеш муниципаль районының Столбище авыл җирлегендә чираттагы күчмә кабул итү үткәрде.
Чарада катнашучылар сатып алынган товарларның сыйфаты, гарантия срогы чыккач та, гарантия срогы чыкканчы да кире кайтарылырга яки алышынырга тиеш булмаган сыйфатлы товарлар, икмәк-күмәч әйберләренә һәм сөт продуктларына сәүдә өстәмәләре турында үзләренең сорауларына җаваплар алдылар.
Шулай ук сәүдә өлкәсендә, аерым алганда, сыйфатсыз товарлар сату һәм төрле хәлләрдә аларны хәл итү юллары турында да сүз барды. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре һ. б. нигезләмәләренә аңлатмалар бирелде.
Чара барышында катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлатып буклетлар таратылды.