Кулланучы әлифбасы: дистанцион сәүдә вакытында товарны кире кайтару тәртибе

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Интернет-кибеттә сатып алынган сыйфатлы товарларны кире кайтару белән бәйле сораулар килә.

Товарны Интернеттаy сатып алу дистанцион сәүдәгә карый, чөнки кулланучы сатып алыр алдыннан товар белән турыдан-туры таныша алмый. Бу очракта сату-алу килешүе сатучының тәкъдим ителгән товарның тасвирламасы белән каталоглар, фотосүрәтләр, элемтә чаралары аша танышу нигезендә төзелә.

Сатуның бу ысулы «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 26.1 статьясы һәм товарларны ваклап сату-алу килешүе буенча сату кагыйдәләре белән җайга салына.

Закон нигезендә, сатучы тарафыннан, шартнамә төзелгәнче, кулланучыга товарның төп куллану үзенчәлекләре, сатучының адресы, товарның җитештерү урыны, сатучының тулы фирма атамасы, товарның бәясе һәм сатып алу шартлары, аны китерү, хезмәт итү вакыты, яраклылык вакыты һәм гарантия срогы, товарга түләү тәртибе, шулай ук килешү төзү турында тәкъдим гамәлдә булган срок турында мәгълүмат бирелергә тиеш. Товарны китереп җиткергәндә кулланучыга товар турында язма рәвештә мәгълүмат, шулай ук товарны кире кайтару тәртибе һәм сроклары турында мәгълүмат бирелергә тиеш.

Сатып алынган сыйфатлы товарның күләме, фасоны, төсе буенча туры килмәгәне дә була. Бу очракта Закон сәбәпләрне аңлатмыйча гына сатып алудан баш тартырга һәм акчаны кире кайтаруны таләп итәргә мөмкинлек бирә. Кулланучы товарны алганчыга кадәр теләсә кайсы вакытта, товарны алганнан соң җиде көн эчендә, товарны илтеп тапшырган вакытта товарны кире кайтару тәртибе һәм сроклары турында язма рәвештә мәгълүмат бирелмәсә, өч ай эчендә тиешле сыйфатлы товардан баш тарта ала.

Товарның товар төре, куллану үзлекләре, шулай ук аны сатып алу фактын һәм шартларын раслаучы документ сакланган очракта, тиешле сыйфатлы товарны кире кайтару мөмкин. Сатып алу фактын раслаучы документ булмаган очракта, сатып алучы сатып алу фактын раслаучы шаһитларга сылтама ясый ала.

Кире кайтарылырга тиешле товарлар исемлеге гамәлдә булган ваклап сату кибетләреннән аермалы буларак, Интернет-кибеткә барысын да кире кайтарып була. Әмма кулланучы, әгәр күрсәтелгән товар бары тик сатып алучыга гына кулланылырга мөмкин булса, индивидуаль-билгеле бер үзлекләре булган сыйфатлы товардан баш тартырга хокуклы түгел.

Кулланучының товардан баш тарткан очракта, сатучы, кулланучы тарафыннан килешү буенча түләнгән акчаны, кулланучы тарафыннан тиешле таләп куелганнан соң ун көннән дә соңга калмыйча, кире кайтарырга тиеш.

Дистанцион сәүдә кагыйдәләре юридик затлардан яки шәхси эшмәкәрләрдән товарлар сатып алганда гына гамәлдә. Физик затлардан «Авито», «Юла» яки уртак сатып алулар төркеме аша товар сатып алу дистанцион сәүдәгә керми.

Сатучы белән товарны претензия тәртибендә кире кайтару турында килешеп булмый икән, мәсьәләне судта хәл итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International