Чистай шәһәре кибетләренең берсендә консультация өстәле оештырылды

2021 елның 20 декабре, дүшәмбе

Яңа ел алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Чистай шәһәренең «Хыял» кибетендә Кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.

Кибеттә товарларның сәнәгать төркеме сатыла. Сатыла торган товарларның ассортименты бик зур. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан сәүдә объектының мәйданы өстәмә рәвештә яңа ел атрибутикасы белән тулган. Бу уңайдан биредә Чистай районы халкыннан сорау зур.

Сатып алучылар белән әңгәмә барышында сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кире кайтару тәртибе, шул исәптән кулланучылар таләпләрен канәгатьләндерү сроклары кызыксындыруы ачыкланды. Сыйфатсыз товарлар сатып алган очракта сатучыларга язмача дәгъва юллау тәкъдим ителде. Бу елдан кулланучы дәгъвасы кергән очракта, сатучы аңа бирелгән таләпләргә җавап җибәрергә тиеш. Сату кагыйдәләрен бозган өчен сатучы административ җаваплылык тотачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International