Әтнә районында сәүдә кагыйдәләре буенча укыту семинары узды

2022 елның 12 гыйнвары, чәршәмбе

2022 елның 11 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Әтнә муниципаль районында шәхси эшмәкәр Әскарова Ф.В. сәүдә объекты сатучылары өчен аңлату чарасы үткәрде.

Кибет сатучысына товарларны сатуга әзерләргә кирәклеге турында аңлатылды: товарның атамаларын, сортлылыгын, бәяләрен, төрүнең торышын һәм маркировканың дөреслеген тикшерергә; товарның тышкы кыяфәтен тикшерергә, продуктларның яраклылык вакытын һәм саклау шартларын үтәргә, җиһазларның, инвентарьның һәм инструментның булу-булмавын һәм төзеклеген, үлчәүләр урнаштыруны тикшерергә; товар турында кирәкле мәгълүматның рус телендә булуы, дөрес рәсмиләштерелгән бәяләрнең булу-булмавы, товар күршелеге булу-булмавын һ. б. Сыйфатсыз азык-төлек һәм азык-төлек товарлары сатып алуга бәйле рәвештә гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр, претензияләрне карау сроклары, кулланучылар таләпләрен канәгатьләндерү тәртибе турында мәсьәләләр кузгатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International