Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре 2022 елның 14 гыйнварында «Гаилә» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча семинар - укулар оештырды.
Сәүдә предприятиесе хуҗалык товарлары сату буенча махсуслашкан.
Семинар-уку барышында сатучылар белән элмә такталарын рәсмиләштерү, сатучы һәм товарлар турында мәгълүмат бирү тәртибен карадылар.
Сәүдә эшчәнлеген алып баручы шәхси эшмәкәр «Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында» ТР Законы нормалары үтәлә, чөнки сәүдә объектында мәглъүмат рус һәм татар телләрендә бар. Сатучы турында мәгълүмат тиешле күләмдә бирелде. Товарга бәяләр сату кагыйдәләренең 3 пункты нигезендә башкарылды.
Уку вакытында сатучыларга товарда җитешсезлекләр, товарны алыштыру сроклары яки сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару сроклары, шулай ук кулланучының тиешле сыйфатта товарны алыштыру хокукын аңлаттылар.
Сәүдә предприятиесе хезмәткәрләре белән кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның башка нормаларын да карадылар, шулай ук кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.