Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең 2021 елдагы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2022 елга бурычлары буенча йомгаклау киңәшмәсе кысаларында хезмәткәрләрне бүләкләү булды.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясе әйләнешенә дәүләт контролен тәэмин итүгә керткән зур шәхси өлеше өчен «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән административ һәм суд практикасы бүлеге начальнигы урынбасары Җамалетдинов Ильяс Илдус улы бүләкләнде.
Алкогольле продукция әйләнешенә дәүләт контролен тәэмин итүгә һәм Татарстан Республикасы кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтүгә керткән өлеше өчен, Арча территориаль органы начальнигы Кадыйров Булат Илдар улына Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте белдерелде.
Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты түбәндәгеләргә тапшырылды:
Илянина Надежда Петровна - Зеленодольск территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты;
Вәлиева Гөлфия Нәҗип кызы - Әлмәт территориаль органы консультанты.
Намуслы хезмәте, алкогольле продукция әйләнешенә дәүләт контролен тәэмин итүгә һәм Татарстан Республикасы кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтүгә зур өлеш кертүе өчен, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте белдерелде:
Яковлева Татьяна Александровнага - халык кулланышы товарларының сыйфатын тикшерү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе;
Арсланова Наталья Васильевна – Яр Чаллы территориаль органының контроль-инспекция бүлеге башлыгы;
Федорова Гүзәл Расих кызына - эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенең әйдәп баручы консультанты;
Солошенко Светлана Владимировнага - Чистай территориаль органының әйдәп баручы белгеч-эксперты.
2021 елда Татарстан Республикасында алкогольле продукцияне ваклап сату базарларындагы хәл торышын комплекслы бәяләү нәтиҗәләре буенча шәһәр округлары һәм шәһәр җирлекләре арасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Мактау грамотасы белән Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге бүләкләнде.
Татарстан Республикасы районнары арасында 2021 елда Татарстан Республикасында алкогольле продукцияне ваклап сату базарларындагы хәлне комплекслы бәяләү нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Мактау грамотасы белән Лаеш муниципаль районы бүләкләнде.
«Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең иң яхшы территориаль органы» конкурсына 2021 елда йомгак ясау нәтиҗәләре буенча, «Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең иң яхшы территориаль органы» конкурсында I урынны алган Чистай территориаль органы коллективы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең кубогы һәм Мактау грамотасы белән бүләкләнде;
«Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең иң яхшы территориаль органы» конкурсында II урынны алган Яшел Үзән территориаль органы коллективы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде;
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Мактау грамотасы белән «Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең иң яхшы территориаль органы» конкурсында III урынны алган Татарстан Республикасы Арча территориаль органы коллективы бүләкләнде.
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, республика кулланучылар базарында алкогольле продукция әйләнешенә һәм сыйфатына дәүләт контролен тәэмин итүгә керткән зур шәхси өлеше өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең «Хезмәттәге уңышлары өчен» медале белән финанс контроле бүлегенең әйдәп баручы белгече Мәрьям Павловна Сөләйманова бүләкләнде.
Татарстан Республикасы кулланучылар базарында алкогольле продукция әйләнешенә дәүләт контролен тәэмин итүдәге уңышлары өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Мактау грамотасы белән түбәндәгеләр бүләкләнде:
Багавиева Алсу Мөнир кызы - Казан территориаль органының алкогольле продукция кертүне контрольдә тоту бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты;
Летучев Юрий Семенович - оператив муниципальара контроль бүлеге әйдәп баручы белгече.
Намуслы хезмәте, югары профессионализм, хезмәт вазыйфаларын үтәүгә җаваплы каравы өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Рәхмәте түбәндәгеләргә белдерелде:
Никонорова Юлия Сергеевна - ваклап сатуга керә торган алкогольле продукцияне контрольдә тоту бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе;
Әһлиуллина Энҗе Наил кызы – «ТАТЭКСПЕРТЦЕНТР» дәүләт бюджет учреждениесенең әйдәп баручы белгече;
Ханина Анна Евгеньевна – «ТАТЭКСПЕРТЦЕНТР» дәүләт бюджет учреждениесенең сынау лабораториясе баш белгече.
Хезмәттәшләребезне лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз!