Кулланучылар хокукларын яклау - иң актуаль мәсьәләләрнең берсе, чөнки без көн саен нинди дә булса хезмәтләр яки эшләрне башкарабыз, димәк, көн саен без барыбыз да кулланучылар булып торабыз. Практикада, «сатып алучы һәрвакыт хаклы» дигән гыйбарә һәрвакытта да эшләми, һәм, мөгаен, безнең һәркайсыбыз үз куллану хокукларын бозуга бер генә тапкыр булса да юлыккандыр, шуңа күрә бу мәсьәләләрдә хокукый белемнеы арттыру өстендә эшләргә кирәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре 28.01.2022 көнне сәүдә предприятиеләрендә сатып алучылар һәм кулланучылар өчен кизүр торулар үткәрде һәм Казан шәһәре Үзәк китапханә системасында консультация өстәле оештырды.
Белгечләрнең консультацияләре - сатучы белән сатып алучы арасында килеп чыккан проблемалы хәлләрне урында оператив хәл итә белүгә өндәү.
Кулланучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга сала торган закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләренең төп нигезләмәләре, «Ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләрен, кулланучының мондый товарны ремонтлау яки алыштыру чорында шушы ук төп куллану үзенчәлекләренә ия булган товарны түләүсез бирү турында таләбе кагылмый торган озак файдаланудагы товарлар исемлеге, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында»гы 2463 номерлы карары.
Чара мәгълүмати материаллар: актуаль темалар буенча Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар аңлатылган брошюралар һәм буклетлар тарату белән дәвам итте.
Чара ахырында хезмәткәрләргә һәм кулланучыларга 2021 елда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә үткәрелгән продукциягә лаборатор сынаулары үткәрү турында мәгълүмати-аналитик материаллар җыентыгы тапшырылды.