«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының юбилей датасы алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре «Җәй» сәүдә комплексы ҖЧҖнең сәүдә объектында, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законның төп нормаларын һәм сәүдә кагыйдәләрен аңлатып, сатучылар өчен белем бирү семинары үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе - халык һәм хуҗалык итүче объектлар белән аңлату эшләре алып бару, ул кулланучылар белемен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Кибет персоналына «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының, «Ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре»нең төп нигезләмәләре аңлатылды. Кире кайтарылырга яки алмашырга тиеш булмаган сыйфатлы товарлар Исемлеге ачыкланды; кулланучыларга кирәкле мәгълүмат бирү ысуллары, претензия эше тәртибе аңлатылды, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 18 статьясындагы һәр пункты буенча таләпләрне канәгатьләндерү сроклары каралды.
Чара ахырында Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча белешмәлекләр һәм буклетлар, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының һәм сәүдә кагыйдәләренең яңа чыгарылышы таратылды.