Теләсә кайсы кеше тиешле булмаган сыйфаттагы товарны сатып алу, сәүдәдә яки заказлы хезмәт яки эшләр алганда алдашу очраклары белән очраша ала. Мондый очракларда гражданнарның хокукларын РФ Гражданнар кодексы, шулай ук «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы яклый. РФ Конституциясенең 46 ст. 1 п. нигезендә Россия Федерациясенең һәр гражданына суд яклавы хокукы гарантияләнә. Әгәр сатучы (башкаручы) тарафыннан бәхәсне хәл итүнең тәкъдим ителгән варианты кулланучыны канәгатьләндермәсә, яки сатучы (башкаручы) таләпләргә каршы килмәсә, кулланучы үз хокукларын суд тәртибендә якларга хокуклы, мондый хокук 2300-1 номерлы РФ Законының 17 ст. 1 п. белән расланган. Судка мөрәҗәгать иткәнче, кулланучыга дәгъва таләпләренең нигезле булуын раслаучы документлар әзерләргә кирәк. Шуңа бәйле рәвештә бәхәсне судка кадәр җайга салу тәртибен, тиешле таләпне күрсәтеп, сатучыга язмача дәгъва юллау белән хәл итәргә.
Бер генә дәүләт органы да хуҗалык итүче субъектны, әйтик, гражданнарга нинди дә булса акча түләргә мәҗбүр итәргә хокуклы түгел. Шуңа күрә әгәр сатучы үз таләпләрен ирекле тәртиптә канәгатьләндерүдән баш тартса, бәхәс суд эшчәнлеге кысаларында хәл ителергә тиеш.
2022 елның 1 гыйнварыннан судка дәгъва гаризалары бирү буенча үзгәрешләр үз көченә керде. Мәсәлән, дәгъва гаризасын кәгазьдә яки электрон рәвештә, шул исәптән дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә бирергә мөмкин. Дәүләт хезмәтләре аша хәбәр алу өчен процесста катнашучы шул ук порталда ризалык бирергә тиеш. Үз ризалыгыгыз турында дәгъва гаризасында язарга була. Дәгъвачылар - физик затлар дәгъва гаризасында туган датасын һәм урынын өстәмә рәвештә күрсәтергә, шулай ук идентификаторларның берсен (СНИЛС, ИНН, паспорт сериясен һәм номерын, машина йөртү таныклыгын яки транспорт чарасы таныклыгын) күрсәтергә тиеш. Суд утырышлары веб-конференция режимында үткәрелергә мөмкин, анда катнашу өчен гариза бирергә кирәк.