«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләре «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Законның 30 еллыгы белән танышты

2022 елның 3 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр белән очрашуларны дәвам итә. Үзәктә Яр Чаллы, Тукай, Минзәлә, Актаныш муниципаль районнарында яшәүчеләр ял итә. Чаралар аерым төркемләп, барлык санитар кагыйдәләрне үтәп оештырыла.

«Изгелек» үзәгендә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ял итә, алар лекцияләрне зур кызыксыну белән тыңлыйлар, бик теләп контактка баралар һәм дискуссияләрдә катнашалар.

Очрашу ял итүчеләргә Россиядә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Закон кабул ителүнең 30 еллыгы турында мәгълүмат бирүдән башланды. 1992 елның 7 февралендә Закон Россия кулланучыларын иң мөһим хокуклар һәм гарантияләр белән тәэмин итте.

Бүлек белгечләре ял итүчеләрнең түбәндәге сорауларына җавап бирделәр:

- аяк киемен ремонтлауга, өске киемне ремонтлауга заказ биргәндә хокук бозылса, нишләргә?

- сыйфатсыз азык-төлек товарлары сатып алынган очракта нишләргә?

- сатып алынган техника өчен акчаны кире кайтаруны таләп итәргә мөмкинме?

- күләме буенча туры килмәгән күлмәкне сатучыга нинди срокта кире кайтарырга була?

- кулланучы сатып алынган товарның сыйфаты буенча күпме вакыт эчендә мөрәҗәгать итә ала?

- дару препаратлары кире кайтарылырга һәм алмашырга тиешме, дарулар өчен акчаны кире кайтарырга мөмкинме?

Ял итүчеләрне РФ Хөкүмәтенең 2463 номерлы карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре белән таныштырдылар.

Очрашу ахырында чарада катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән буклетлар таратылды. Ял итүчеләр «кайнар линия» телефоны (8552) 71-43-03 эше белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International