Законсыз әйләнештән ике төрдәге 13 данә флакон тартып алынды

2022 елның 7 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре «Халык контроле» дәүләт мәгълүмати системасы аша килгән мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән объектның урнашу урыны буенча кабат тикшерү белән чыкты. Түбән Кама ш., Корабельная ур., 25 йорт адресы буенча урнашкан бинада спиртлы сыеклыкны законсыз сату факты ачыкланды. Законсыз әйләнештән ике атамадагы спиртлы сыекча тутырылган 13 данә флакон тартып алынды. Сатучының аңлатмасы һаман да бер үк -пенсиягә өстәмә керем булдыру.

Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан гражданкага карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Эш материаллары карап тикшерү өчен Түбән Кама шәһәр судына җибәреләчәк. Шулай ук Федераль салым хезмәте идарәсенә гражданнарның законсыз эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыру турында хат җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International