Казан шәһәренең үзәк китапханә системасында кизү тору үткәрелде

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

2022 елның 18 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Казан шәһәре Үзәк китапханә системасында өлкән яшьтәге кешеләрнең аң-белемнәрен һәм хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлдерелгән дежурлык үткәрде.

Белгечләрнең консультацияләре  - сатучы белән сатып алучы арасында килеп чыккан проблемалы хәлләрне урында оператив хәл итүгә ирешү.

Кулланучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга сала торган закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләренең төп нигезләмәләре.

Чара мәгълүмати материаллар: актуаль темалар буенча кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар аңлатылган брошюралар һәм буклетлар тарату белән дәвам итте.

Буклетлар тарату халык белән мәгълүмати-аңлату эшенең нәтиҗәле формасы булып тора. Белешмә-мәгълүмати материалларның тар юнәлешле булуы, киңәш һәм белешмә характерында булуы, кулланучыга үз хокукларын яклау өлкәсендә кирәкле мәгълүмат алу мөмкинлеге бирә.

Әлеге чараларны үткәрү Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре өчен традицион булып тора, Казан шәһәрендә яшәүчеләрнең кулланучылар белмен арттыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International