«Арзан» кибетендә кулланучыларга консультация үткәрелде

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре хосусый эшмәкәр Ф.Н. Заһировның «Арзан» кибетендә Кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.

Кибет азык-төлек булмаган товарлар сату буенча эшчәнлек алып бара. Бәяләр сәясәте һәм товарларның зур ассортименты аркасында, кибет шәһәр һәм район халкы тарафыннан лаеклы хөрмәт казана.

Сатып алучылар белән әңгәмә барышында аларны сыйфатсыз һәм сыйфатлы товарларны кире кайтару тәртибе, шул исәптән сроклар кызыксындыруы ачыкланды. Алышынырга тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеген карадылар. Сатып алучыларның берсе үтенече буенча кулланучы товарның җитешсезлекләренә карата таләпләр куя ала торган сроклар буенча аңлатмалар бирелде. Чара барышында кулланучыларга, сыйфатсыз товарлар сатып алган очракта, сатучыларга язмача дәгъва юллау тәкъдим ителде. Өстәвенә, 2021 елның беренче гыйнварыннан, кулланучы дәгъвасы килгән очракта, сатучы аңа бирелгән таләпләргә карата җавап бирергә тиеш.

Сатып алучыларга хокукый ярдәм алу өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына мөрәҗәгать итәргә киңәш ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International