Бирешмичә үзеңнең законлы хокукларың һәм мәнфәгатьләреңне якларга

2022 елның 4 марты, җомга

2022 елның 03 мартында Түбән Кама районы җәмәгать судьялары суды залында кулланучы тарафыннан кәрәзле телефоннарны сатучы компанияләрнең берсенә куелган сату-алу килешүен өзү, сыйфатсыз товар өчен түләнгән акчалата сумманы, неустойка, штраф, мораль зыян өчен компенсация таләп итү эше каралды. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Евгения Чернова катнашты. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәренең гражданнар процессында катнашуының максаты нәкъ менә башкарма хакимиятнең дәүләт органы буларак башка затларның бозылган хокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен яклаудан гыйбарәт.

Түбән Камалы 2021 елның июнендә 15325,19 сумлык кәрәзле телефонны сату-алу килешүе төзи. Кәрәзле телефонны эксплуатацияләү барышында җитешсезлекләр ачыкланган: ул сенсор кагылышларга җавап бирми, вакыт - вакыт сүнә һәм бер айдан соң ук товардагы җитешсезлекне бетерү өчен ремонтка озатылган – аның дисплее һәм АКБ алыштырылган. Кесә телефонын ремонттан алгач, кулланучы барлык җитешсезлекләрнең дә шул килеш калуын, бу телефонны тиешенчә файдалану мөмкин түгеллеген ачыклый. Шулай итеп, товар ике тапкыр ремонтка тапшырылган, сыйфаты тикшерелгән, тик, башкарылган эшләр акты нигезендә, дефектлар табылмады, дигән тамга куелган. Кулланучы телефонны алмаска дигән карар кабул итә һәм җирле элемтә салонында сату-алу килешүен өзү һәм сыйфатсыз товар өчен түләнгән сумманы кире кайтару турында дәгъва яза. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 22 статьясы нигезендә җибәрелгән таләп, сатучы тарафыннан канәгатьләндерелмәгән, ягъни сатучының бәхәсне судка кадәр тәртиптә җайга салудан баш тартуын танырга мөмкин.

Кулланучы шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына да мөрәҗәгать итте, аның хезмәткәрләре оешма җитәкчесе адресына рәсми сорау җибәрде, ләкин дәгъва гаризасы биргән вакытка җавап килмәде.

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 23 статьясындагы 1 пункты нигезендә, әлеге Законның 22 статьясында каралган кулланучының җавап бирүчедән акча чараларын кире кайтару турындагы таләпләрен канәгатьләндерү срогын бозган өчен неустойка түләттерелергә тиеш. Шулай ук кулланучының мораль зыян өчен компенсация түләтүне таләп итүгә нигезләре бар - мондый мөмкинлек «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законында каралган (15 ст.).

Җавап бирүче як вәкиле суд утырышына килмәде. Бирелгән гаризага карата җавап бирүче вәкил дәгъвачының дәгъва таләпләрен тулысынча канәгатьләндерүдән баш тартуын үтенде, гариза бирүченең таләпләрен канәгатьләндерү очрагында, неустойка һәм штрафка карата РФ ГК 333 ст. нигезләмәләрен куллануны сорады.

Гражданлык эше материалларын өйрәнеп һәм тәкъдим ителгән документларны карап, суд кулланучы файдасына читтән торып карар чыгарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International