Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Зөһрә Гыйльметдинова Әтнә районында шәхси эшмәкәр Фәйзрахманова Р.М. ның кәрәзле элемтә салоны сатучылары өчен укулар үткәрде. Шулай ук әлеге сәүдә объектында көнкүреш техникасы да сатыла.
Чара барышында кулланучының төп хокуклары аңлатылды: сатучыларның кулланучы таләбе буенча нинди документлар һәм мәгълүмат бирергә тиешлеге; товарны кем чыгарганлыгы, гарантия сроклары, товар сертификациясе үтүе, инструкция рус телендә язылганмы, гарантия талоннары дөрес рәсмиләштерелгәнме. Теге яки бу товарны сатып алганда барлыкка килергә мөмкин булган мисаллар китерелде. Сыйфатсыз смартфоннар сатып алган очракта кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү сроклары, товарның сыйфатына экспертиза үткәрү тәртибе һәм сроклары турында аңлатмалар бирелде. Товарларны сату кагыйдәләренең аерым пунктлары каралды: бәяләрне дөрес итеп рәсмиләштерү, кулланучы өчен почмак, оешма элмә такталары булу.
Мондый чараларны үткәрү сатучылар, эшмәкәрләр һәм кулланучылар өчен халыкның хокукый белемен формалаштыру буенча киң масштаблы эш булып тора. Барлык эш район халкының тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән.