Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында һәм хуҗалык итүче субъектларның һәм халыкның хокукый белемен арттыру, кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре, «Апрель» даруханәсендә, азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сатыла торган «Wildberries» заказлар бирү пунктында һәм базарда, сәүдә объектлары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре өчен консультация чарасы оештырылды, ул «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законын һәм сәүдә кагыйдәләрен аңлатуга багышланган иде.
Чарада катнашучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нормалары һәм товарларны сату кагыйдәләре, 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары, шулай ук кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр турында кирәкле мәгълүмат булу турында таләпләр, претензияне бирү тәртибе һәм аларны карау сроклары, сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару тәртибе аңлатылды. Алган белемнәрен ныгыту өчен сәүдә объектлары җитәкчесенә һәм хезмәткәрләренә товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүмат белән буклетлар һәм белешмәлекләр таратылды.