Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне тематикасы буенча халык арасында сораштыру нәтиҗәләре турында

2022 елның 22 марты, сишәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар үткәрү вакытында, бәйрәм тематикасы буенча, Чистай территориаль органы белгечләре ведомство карамагындагы районнарда яшәүчеләр арасында анкеталаштыру үткәрде. Барлыгы 104 респондент сораштырылган. Нигездә, бу 18 яшьтән алып 60 яшькә кадәр гражданнар: хезмәткәрләр, эшчеләр, эшсезләр, хуҗабикәләр, студентлар, шәхси эшмәкәрләр. Сораштыруда пенсионерлар да катнашты.

Сораштырулар башланганчы респондентларның 46%ы быел Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненең «Гадел цифрлы финанс хезмәтләре» шигаре астында узуын белмәгән. Сораштырылучыларның 54%ы бәйрәм тематикасы турында белә иде.

Респондентларның күпчелеге (93%) цифрлы каналлар буенча түләүләр, акча күчерүләре һәм кредитлар кебек финанс хезмәтләреннән файдалана. Сораштыру нәтиҗәләре буенча, кирәкле цифрлы финанс хезмәте булып иминиятләштерү тора.

Сораштыру күрсәткәнчә, мондый төр хезмәтләр мобиль банк ярдәмендә ешрак кулланыла. Икенче урында банкоматлар. Шул ук вакытта сораштырылучыларның 24% интернет банктан актив файдалана.

Респондентларның күпчелеге (70%) тиз түләүләр системасы турында белә һәм әлеге сервистан файдалана. Шул ук вакытта сораштырылучыларның 24% ы аның турында белә, әмма файдаланмый, ә 6% ы бу сервис турында бөтенләй белми.

Халык, нигездә, акча чараларын картадан, шул исәптән СБП кулланып, мөстәкыйль рәвештә күчерә икән. Моннан тыш, кулланучылар карта буенча хезмәтләр өчен кодны сканерлау юлы белән һәм банкның мобиль кушымтасы аша түли.

Финанс оешмасын сайлаганда, акчалар кертү процентлары респондентлар өчен мөһим критерий булып тора. Тигез мәгънәле критерийлар булып, шулай ук, тиз арада керем алу мөмкинлеге, кертемнәрне рәсмиләштерү өчен аз күләмдәге документлар туплау, уңай фикерләр һәм югары табышлылык тора.

Респондентларның күпчелеге фикеренчә (79%) соңгы елда цифрлы финанс хезмәтләре киң даирә затлар өчен күпкә җайлырак була башлады.

Барлык теләүчеләр «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Чистай районы сайтында, сылтама буенча узып, сораштыруда катнаша алалар: https://chistopol.tatarstan.ru/anketa-opros-po-tematike-vsemirnogo-dnya-5848629.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International