Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Чаллы шәһәренең шәхси эшмәкәрләре белән тыгыз элемтәдә тора. Хуҗалык итүче субъектлар белән һәр очрашу кызыклы һәм танып-белү ягыннан файдалы уза. Шәхси эшмәкәрләр белән чираттагы чара «Алтын Ай» СҮ территориясендә узды. Чараның максаты - эшкуарларны закон чыгару хокукы нормаларын куллануга һәм аларга ышанырга, үз хокукларын һәм бурычларын белергә, сатып алучылар белән мәсьәләне дөрес хәл итә белергә өйрәтү.
Очрашуларда белгечләр «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның №2300-1 номерлы РФ Законының маддәләрен, «Ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарларны сату Кагыйдәләрен, озак кулланылыштагы товарлар Исемлеген, мондый товарны ремонтлау яки алыштыру чорында кулланучыга шушы ук төп куллану үзенчәлекләренә ия булган товарны түләүсез бирү турында таләп кагылмый торган озак вакытлы товарлар Исемлеген һәм алмашынырга тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар Исемлеген раслау турында» 31.12.2020 елның 2463 номерлы РФ Хөкүмәте карарын аңлаталар.
Чара барышында белгечләргә үз сораулары белән җиһаз, келәм әйберләре, күн галантереясы, кием-салым, савыт-саба һәм аяк киеме сатучы эшмәкәрләр мөрәҗәгать итте.
Түбәндәге мәсьәләләрне карадылар:
- сатып алучының күләме, формасы, төсе һәм кире кайтару сроклары буенча туры килмәгән сыйфатлы кием алыштыру турында таләпләренең дөреслеге турында;
- бәяләрне рәсмиләштерү һәм гарантия талоннарын бирү турында;
- товарга экспертиза үткәрү тәртибе турында.
Барлык сорауларга белгечләр квалификацияле җаваплар бирделәр.
Чарада катнашучыларның барысына да «Вестник Потребителя Татарстана» газетасының соңгы чыгарылышы, мәгълүмати белешмәлекләр, «Претензияне ничек дөрес төзергә», «Текстиль, трикотаж, тегү һәм мех товарларын һәм аяк киемнәрен сату үзенчәлекләре», «Ремонт яисә алыштыру чорына шундый ук товарны бирү яки алыштыру таләбе кагылмый торган озак файдаланудагы товарлар исемлеге» дип аталган буклетлар таратылды.
Һәр буклет информатив, анда билгеле бер теманың тар юнәлеше күрсәтелгән, бу кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үзләрен кызыксындырган сорауга тиз арада җавап алырга мөмкинлек бирә.
Шулай ук эшкуарларны Чаллы территориаль органының «Кайнар линия» телефоны (71-43-03) эше белән таныштырдылар.
Яр Чаллы шәһәре халкының кулланучылар белемен арттыру эше дәвам итә.