2022 елның 12 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре кулланучылар өчен «Конфискат» кибетендә Кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча консультация өстәле оештырды.
Шәхси эшмәкәр азык-төлек булмаган товарлар сату эшчәнлеген башкара. Товарга бәяләр, кагыйдә буларак, башка кибетләргә караганда түбәнрәк, шуңа күрә сатып алучылар бирегә бик теләп йөри.
Чара барышында кулланучыларга сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кире кайтару тәртибе аңлатылды. Алышынырга тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеген карадылар. Сатып алучының сыйфатсыз товар сатып алган очракта, сатучыларга язмача дәгъва юллау тәкъдим ителде. 2021 елның беренче гыйнварыннан, кулланучы дәгъвасы килгән очракта, сатучы аңа бирелгән таләпләргә карата җавап бирергә тиеш. Дәгъвага җавап бирмәгән өчен сатучы Роспотребнадзорның ТР буенча территориаль идарәсе хезмәткәрләре сату кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин.
Сатып алучыларга хокукый ярдәм алу өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына мөрәҗәгать итәргә киңәш иттеләр.