Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары структурасына керә һәм Татарстан Республикасы территориясендә Россия Федерациясе субъектлары карамагына кертелгән вәкаләтләр чикләрендә алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә дәүләт контролен тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыра, шулай ук кулланучылар базарында, шул исәптән куллану базарында хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмауга юнәлдерелгән чараларны, алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә, республиканың эчке базарында халык кулланышы товарлары бәяләренә һәм ассортиментына мониторинг үткәрә.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсе белгечләре тарафыннан халык белән консультацияләр бөтен җирдә дә үтә: гомумшәһәр һәм район күләмендәге чараларда, турыдан-туры Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе кабинетларында. Мониторинг – халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе клиентлары һәм кибетләрдән сатып алучылар белән турыдан-туры аралашу чарасы да булып тора.
Сатып алулар белән аралашканда цифрлаштыру һәм кулланучылар өчен хезмәтләр күрсәтүгә аерым игътибар бирелә. Кулланучылар базарын цифрлаштыру көннән-көн киңәя бара: онлайн хезмәтләр һәм товарларга заказбирү һәм түләүләр, ТКХ хезмәтләре, мобиль элемтә һәм интернет өчен түләүләр. Мондый формат яшьләрдә генә түгел, өлкән яшьтәге кешеләрдә дә уңайлылык һәм оперативлык күрсәтүе белән тагын да популярлаша бара. Мондый түләүләрнең популярлыгы артуга финанс белемен арттыру, контактсыз карталар, мобиль түләү сервислары тәкъдим итүче банклар санын арттыру ярдәм итә.
Шулай ук, халык игътибарына торак-коммуналь хезмәтләр, түләүле медицина хезмәтләре, чәчтарашханә, косметика салоннары хезмәтләре, кием ремонтлау һәм тегү ательесы, азык-төлек өстәмәләре турында мәгълүмат һәм башкалар тәкъдим ителде.