Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Кәче авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина авыл халкы белән кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукцияне сату мәсьәләләре буенча очрашу үткәрде.
Биредә яшәүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар:
- сыйфатсыз товар сатып алынган очракта ничек эшләргә?;
- таләпләр кую сроклары турында;
- сыйфатсыз товарны, срогы чыккан продукцияне кире кайтару сроклары турында;
- техник яктан катлаулы товарларга экспертиза һәм диагностика үткәрү;
- интернет-сатып алу кагыйдәләре турында;
- алкогольле продукцияне сату өлкәсенә кагылышлы сораулар да яңгырады.
Гражданнарны кабул иткәннән соң авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укулар үткәрелде. Катнашучылар бу мәсьәләдә кызыксыналар. Чөнки алар авыл халкы белән тыгыз элемтәдә эшлиләр, аларга төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Закон нигезләмәләрен аңлату барышында шулай ук аларны кызыксындырган сораулар да бирелде. Мисал рәвешендә төрле конфликтлы ситуацияләр каралды.
Чараның һәр катнашучысына халыкның кулланучылар белемен арттыру өчен «Кулланучылар өчен белешмәлек» буклетлары һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы өләшенде.