«Центральный Рядъ» сәүдә үзәгендә мәгълүмати-агарту чаралары уздырылды

2022 елның 19 апреле, сишәмбе

Язгы сезон башлану белән кулланучыларның сатып алу активлыгы арта, димәк, сатучылар һәм кулланучылар арасында низаглы хәлләр дә арта дигән сүз. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре, хуҗалык итүче субъектлар өчен профилактик чаралар үткәрү һәм кулланучылар өчен түгәрәк өстәлләр оештыру максатыннан чыгып, даими рәвештә эре сәүдә үзәкләренә чыгалар.

Территориаль орган хезмәткәрләре «Центральный Рядъ» сәүдә үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлату буенча чара үткәрде.

Чара барышында эшмәкәрләргә һәм сәүдә нокталарында сатучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы РФ Законының төп нигезләмәләре аңлатылды. Чарада катнашучыларны «Кулланучылар хокукларын яклау турында» закон белән җайга салына торган төрле мәсьәләләр, аерым алганда, 25 статья, товар кулланылышта булмаган очракта, товарның күләме, формасы, төсе буенча туры килмәгәндә 14 көн эчендә товардан баш тартырга хокуклы, дип аңлата. Товар яки касса чегы яисә товарга түләүне раслаучы башка документ булмау азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны алыштыру мөмкинлегеннән мәхрүм итми. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы «Ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләрен, кулланучының мондый товарны ремонтлау яки алыштыру чорында шушы ук төп куллану үзенчәлекләренә ия булган товарны түләүсез бирү турында таләбе кагылмый торган озак файдаланудагы товарлар исемлеге һәм тиешле сыйфаттагы, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында»гы карары аңлатылды.

Чараны үткәрү кысаларында Кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендә актуаль темаларга мәгълүмати белешмәлекләр һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән «Вестник потребителя Татарстана» газетасының соңгы чыгарылышы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International