Укучыларга товарлар сатуның дистанцион ысулы турында

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Хәзерге вакытта кулланучылар арасында товарларны дистанцион ысул белән сату аеруча актуальләшә бара.

Товарны дистанцион ысул белән сатып алганда, кибетләрдә товарлар сатудан дистанцион ысул белән сәүдә итүне аерып торучы шартлар һәм үзенчәлекләре турында белергә кирәк.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Наталья Платонова, Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад бүлеге әйдәп баручы белгече Эльмира Вакулюк белән берлектә, «Зеленая Роща урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 8-9 сыйныф укучылары өчен лекция үткәрделәр.

Товарларны дистанцион ысул белән сату - сатып алучының товарның каталогларда, буклетларда, яки фотосүрәтләрдә яки элемтә чаралары аша тәкъдим ителгән товарны ваклап сату-алу килешүе буенча, яисә сатып алучының мондый шартнамә төзегәндә товар яисә товар үрнәге белән турыдан-туры танышу мөмкинлеген булдырмый торган башка ысуллар белән сату-алу.

Кулланучының товарның үзе белән дә, товарның үрнәге белән дә, аны алганчыга кадәр шәхсән таныша алмавы дистанцион сәүдәнең төп үзенчәлеге булып тора.

Чара барышында укучыларга конкрет мисалларда «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының кулланучы хокукларын яклаучы ничек эшләвен, кулланучы бозылган хокукны ничек мөстәкыйль рәвештә яклый алуын аңлаттылар.

Лекция ахырында кулланучылар өчен мәгълүмат тупланган брошюралар һәм белешмәлекләр, «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International