Балтач районы КФҮндә чара узды

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

2022 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Гөлназ Шакирова Балтач районы КФҮ дәүләт бюджет учреждениесе филиалында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законын аңлатып, чара үткәрде. Төп максат - халыкның белемен арттыру.

Чарада КФҮгә килүчеләр дә актив катнашты, аларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге № 2463 номерлы «Ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләрен, кулланучының мондый товарны ремонтлау яки алыштыру чорында шушындый ук төп куллану үзенчәлекләренә ия булган товарны түләүсез бирү турында таләбе кагылмый торган озак файдаланудагы товарлар исемлеге, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында»гы карары аңлатылды. Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International