Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгеч-эксперты Гөлнара Габдрахманова ТР Ютазы муниципаль районы Ютазы урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен чара үткәрде.
Укучыларга аңлаешлы, җиңел формада кулланучылар хокукларын яклау турында закон нигезләре турында сөйләде. Моннан тыш, балалар үз сорауларын да бирә алдылар.
Укучылар әңгәмәдә актив катнаштылар, белгечнең сорауларына җаваплар бирделәр.
Балаларга конкрет проблемаларны хәл итү ысуллары турында сөйләделәр, кулланучылар хокукларын яклау буенча һөнәри киңәшләр бирделәр.
Чара нәтиҗәләре буенча шул ачыкланды, яшь булуга да карамастан, укучылар үзләренең кулланучылар хокукларын яклау турында белә инде.
Алган белемнәрне ныгыту өчен товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүмат тупланган буклетлар һәм белешмәлекләр таратылды.