Сатучылар өчен хокукый семинар үткәрелде

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

Ихтыяҗларның күбесе сәүдә объектлары аша товарлар сатып алу юлы белән тәэмин ителә. Кулланучы товар һәм аның җитештерүчесе турында дөрес мәгълүмат алачагына, аның тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркынычсыз, ул үз мәнфәгатьләрен, шул исәптән суд органнарында да якларга хокуклы, дип ышанырга тиеш.

Арча шәһәрендә урнашкан «Универсам у дороги» сәүдә объектында кулланучылар хокукларын яклау, ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләрен, сатучыларның хокукый белемен күтәрү максатыннан семинар үткәрелде.

Сатучыларга сатыла торган товарларга һәм кулланучы почмагына бәяләр билгеләү кагыйдәләре, товарларда мәҗбүри һәм дөрес мәгълүмат булу, продукциянең яраклылык вакыты һәм дөрес саклау һ. б. турында киңәшләр бирелде.

Шулай ук «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезендә, кулланучылар белән бәхәсле хәлләр килеп туган очракта сатучының гамәлләре, претензияләрне карау тәртибе һәм сроклары турында киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International