Саба районы Югары Симет авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү үткәрелде

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, җирле үзидарә органнары белгечләренең очрашулары халыкны кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча агарту эшендә зур әһәмияткә ия. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру эше контрольдә тотучы органнарга да, халыкка аеруча якын булган җирле үзидарә органнарына да бертигез дәрәҗәдә йөкләнгән.

2022 елның апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль–инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов белән, Саба муниципаль районы Югары Симет авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Әхмәдуллин катнашында, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Югары Симет авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.

Мондый очрашулар халыкка кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча турыдан-туры хәбәр итәргә, кулланучыларга аларның хокукларын бозу буенча оператив консультация бирергә, җирле үзидарә органнарының муниципаль берәмлектә кулланучыларның законлы мәнфәгатьләрен яклауны гамәлгә ашыру буенча эше турында сөйләргә мөмкинлек бирә. Кабул итү барышында гражданнарга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезендә үз хокукларын тормышка ашыру тәртибе аңлатылды: гарантия срогы чикләрендә товарда җитешсезлекләрне ачыклау, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 18 статьясы, товарда җитешсезлекләр ачыкланганда кулланучы хокукларын яклау, «сыйфатны тикшерү», «экспертиза» һәм «гарантия ремонты» төшенчәләре арасындагы аерма аңлатылды. Шулай ук чара барышында күргәзмә һәм мәгълүмати әсбаплар, белешмәлекләр, буклетлар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International