Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына гражданка М. сатучының сыйфатсыз товарга экспертиза үткәрү тәртибен аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте. Товарда дефектлар ачыкланганнан соң, кимчелекләрнең килеп чыгу сәбәпләре турында сатучы белән кулланучы арасында бәхәсле хәл килеп чыккан. Сатучы раслаганча, товарда җитешсезлекләр товарны сатып алучыга тапшырганнан соң, ягъни аның гаебе белән килеп чыккан. Кулланучы моның белән килешми. Территориаль орган белгече бу мәсьәлә буенча аңлатма бирде.
Кулланучы товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта, сатучы сыйфатсыз товарны кабул итәргә һәм кирәк булган очракта, товарның сыйфатын тикшерергә тиеш. Кулланучы мондый тикшерү барышында катнашырга хокуклы. Товарда җитешсезлекләр килеп чыгу сәбәпләре турында бәхәс чыккан очракта, сатучы үз хисабына товарга экспертиза үткәрергә тиеш. Кулланучы шулай ук товарга экспертиза үткәргәндә катнашырга һәм аның нәтиҗәләре белән килешмәгән очракта, мондый экспертиза бәяләмәсен суд тәртибендә бәхәсле дип игълан итәргә хокуклы. Әгәр товарга экспертиза ясау нәтиҗәсендә җитешсезлекләрнең сатучы җавап бирми торган шартлар аркасында килеп чыгуы ачыкланса, кулланучы сатучыга экспертиза үткәрү чыгымнарын, шулай ук аны үткәрү белән бәйле чыгымнарны түләргә тиеш.
Экспертиза ун көн дәвамында үткәрелә, әгәр дә кулланучы товар өчен түләнгән акча суммасын кире кайтаруны, товарның сатып алу бәясен киметү, кулланучы яки өченче зат тарафыннан товарның кимчелекләрен төзәтүгә киткән чыгымнарны каплау турында таләп куелган булса.
Кулланучы товарны алыштыруны таләп иткән очракта, товарга экспертиза егерме көн эчендә үткәрелергә тиеш.
Кулланучы товарның (гарантия ремонты) җитешсезлекләрен бетерүне таләп иткән очракта, экспертиза үткәрү вакыты кырык биш көннән артмаска тиеш.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 18 статьясы нигезендә гарантия срогы дәвамында исбатлау (экспертиза үткәрү) чыгымнары сатучыга йөкләнә. Товарга гарантия юк яки ул беткән булса - экспертизаны кулланучы үткәрә. Закон кырыс, әмма бу - закон.