2022 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече кулланучылар өчен «Магнит» кибетендә консультация өстәле һәм сәүдә хезмәткәрләре өчен семинар-укулар оештырды.
Кибет хезмәткәрләренә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы һәм ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре буенча аңлатмалар бирелде.
Моннан тыш, мәгълүмат стендында кирәкле документлар булу турында консультация бирелде, сатыла торган азык-төлек товарларына бәяләрне рәсмиләштерү һәм урнаштыру тәртибе турында мәгълүмат бирелде. Төп басым сатыла торган азык-төлек товарларының сыйфатын раслый торган документлар булуга юнәлтелде.
Әлеге чара барышында сәүдә челтәренә китерелә торган азык-төлек товарларының сыйфаты, бәяләр һәм социаль әһәмиятле товарларга тәкъдим ителә торган бәяләр турында фикер алыштылар.
Сатып алучылар исә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә караган кызыксындырган сорауларга җаваплар алу мөмкинлегенә ия булды. Моннан тыш, чара барышында кулланучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле буклетлар таратылды.