Кредитлар һәм «Кара кредитор» төшенчәсе турында

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре шәһәр халкы белән очрашуларны дәвам итә. Чираттагы очрашу «Изгелек» инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр белән узды. Үзәктә Яр Чаллы, Тукай, Минзәлә, Актаныш муниципаль районнарында яшәүчеләр ял итә. Тернәкләндерү үзәгендә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр үз сәламәтлекләрен ныгыталар. Чарада белгечләр ял итүчеләрне 1992 елның 7 февралендә кабул ителгән «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы белән таныштырдылар. Законның төп маддәләрен аңлаттылар, сорауларга җавап бирделәр.

Бу төркемдә белгечләр ял итүчеләр белән финанс белеме, кредитлар, алдакчылардан үзеңне ничек сакларга, үз финансларыңны ничек сакларга һәм «кара кредиторлар» белән очрашудан ничек сакланырга дигән темага сөйләштеләр.

Һәр кешенең тормышында кредит алырга кирәк булган хәлләр була. Моның өчен төрле сәбәпләр бар. Кредит алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк соң?

Әйдәгез, баштан кредитларны кем бирә алуын белик.

Кредитларны түбәндәгеләр бирә ала:

- банклар;

-микро финанс оешмалары;

- кулланучылар кооперативлары;

- ломбардлар, моның өчен аларның махсус рөхсәте, лицензиясе булырга тиеш.

Әгәр компаниянең лицензиясе юк, ә ул барыбер кулланучыларга кредит бирә икән, сезнең алда легаль булмаган (кара) кредитор.

Әгәр сезгә кредит яки займ тәкъдим иткәндә уйлап торырга вакыт бирмиләр икән, килешүне кичекмәстән имзаларга үгетлиләр, бу иң отышлы тәкъдим, дип басым ясыйлар икән – килешүне имзаларга кирәк түгел дигән нәтиҗә ясарга сәбәп. Кредит алганда юрист белән киңәшләрегә була. Легаль кредитор документларында барлык шартлар: килешү төзү тәртибе, аны кире кайтару шартлары төгәл язылган булырга тиеш. Кредитор сезне алар белән таныштырырга һәм сезгә документны бирергә бурычлы. Кара кредиторлар бурычларны түләтүдә кара ысуллар кулланалар: янау, куркыту, сезнең хезмәттәшләр, дуслар, туганнарыгыз белән сөйләшүләр. Бары тик легаль кредитордан гына кредит яки заем алыгыз.

Ял итүчеләрне бирелгән мәгълүмат бик кызыксындырды. Мондый чаралар нәтиҗәле һәм танып-белүчәнлекне арттыра: «Белем - ул көч». Сезгә уңышлар һәм финанс иминлеге телибез.

Чарада катнашучыларның барысына да кулланучылар өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International