Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре белән чираттагы очрашу «Яр Чаллы шәһәре хезмәт ветераннары өчен Пансионат» МАУда узды. Пансионатта Яр Чаллы шәһәре, Тукай районы һәм Татарстан Республикасының башка районнарында яшәүчеләр ял итә.
Бу заездда белгечләр ял итүчеләр белән финанс грамоталылыгы, кредитлар турында сөйләштеләр, үзләрен ничек сакларга, үз финансларын якларга һәм «кара кредиторлар» белән очрашмас өчен киңәшләр бирделәр.
Тормышта төрле хәлләр була, һәм финанс хәле кайчагында көтелмәгән очракларга китерә ки, безгә кредит алырга кирәк була. Моның өчен төрле сәбәпләр була. Кредит алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк соң?
Белгечләр кредит бирүнең мөһим мәсьәләләрен аңлаттылар, әлеге киңәшләр Сезгә дә ярдәм итәр дип ышанабыз.
Кем кредит бирә ала? Кредитларны түбәндәгеләр бирә ала:
- банклар;
- микрофинанс оешмалары;
- кулланучылар кооперативлары;
- ломбардлар, моның өчен аларның махсус рөхсәте, лицензиясе булырга тиеш.
Әгәр компаниянең лицензиясе юк икән, ә ул барыбер клиентларны җәлеп итә һәм кулланучылар кредиты бирә икән, сезнең алда легаль булмаган (кара) кредитор.
Әгәр сезгә кредит яки займ тәкъдим иткәдә уйлап торырга вакыт бирмиләр икән, килешүне кичекмәстән имзаларга үгетлиләр икән, бу иң отышлы тәкъдим, дип ашыктыралар икән – килешүне имзаларга кирәкме, дигән сорау куярга кирәк. Легаль кредитор документларында барлык шартлар: килешү төзү тәртибе, аны кире кайтару шартлары төгәл язылган булырга тиеш. Кредитор сезне алар белән таныштырырга бурычлы һәм сезгә документны өйрәнү өчен бирергә тиешләр. Кара кредиторлар бурычларны түләтүнең кара ысулларын кулланалар: янаулар, куркыту, сезнең хезмәттәшләр, дуслар, туганнарыгыз белән сөйләшүләр. Бары тик легаль кредитордардан гына кредит яки заем алырга киңәш ителә.
1. Бары тик кирәкле сумманы гына алыгыз!
Банклар еш кына сез сораган суммадан күбрәк акча алырга тәкъдим итә. Үзеңне моның белән вәсвәсәләндерергә кирәкми. Онытмагыз, алынган сумманы процентлар белән кире кайтарырга кирәк булачак.
2. Айлык түләүләр!
Кредит вакыты азрак булган саен, сез азрак процент түлисез. Шуңа күрә минималь вакытка кредит алырга кирәк. Кредитлар буенча түләүләр ипотека буенча 50% тан да артмаска тиеш, һәм кулланучылар кредиты 30% тан да артык булмаска тиеш. Тормыш рәхәт булырга тиеш бит!
3. Тормышны иминиятләштерү!
Барыннан да ешрак банкта кредит белән бергә страховка сатып алырга тәкъдим итәләр. Әгәр дә сез ипотекага алсагыз, торакны иминиятләштерергә кирәк; залог өчен кредит алсагыз - тормышны, әгәр дә сез ипотеканы дәүләт ярдәме программасы буенча алсагыз. Калган очракларда иминият ирекле. «Суыту чорында» — иминләштерүне рәсмиләштергәннән соң 14 көн эчендә сез аннан баш тартырга хокуклы.
4. Банкларны чагыштыру!
Төрле банкларга гариза бирергә иренмәгез, бәлки, кемдер сезгә артык отышлы шартлар тәкъдим итәр?
Әгәр кредит рәсмиләштерелгән булса, икенче сорау туа - аны ничек дөрес итеп кайтарырга?
Иң мөһиме - һәр түләүне вакытында башкарыргаү. Акча түләүне кичектерергә, вакытны сузарга кирәк түгел, бу сезнең кредит тарихын бозачак. Минималь түләүләрне кертү отышлы түгел. Әгәр ай саен сез аз сумада акча кертәсез икән, исегездә тотыгыз: беренче чиратта процентларны түлисез. Ай саен минималь түләүне күбрәк кертергә һәм бурычларын вакытыннан алда түләп бетерергә тырышырга кирәк.
Ял итүчеләрне бирелгән мәгълүмат кызыксындырды. Ә белгечләр тыңлаучыларның сорауларына квалификацияле җаваплар бирергә һәрвакыт әзер. Мондый чаралар нәтиҗәле һәм танып-белүчән: "Белем-ул көч". Сезгә уңышлар һәм финанс иминлеге телибез.
Чарада катнашучыларның барысына да кулланучылар өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән белешмәлекләр таратылды.