2022 елның 6 маенда, Бөек Җиңү көне алдыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина кулланучылар арасында, шул исәптән халыкның социаль яктан яклауга мохтаҗ төркемнәренә караучы гражданнар арасында хокукый аң-белемнәрен күтәрү буенча чара үткәрде. Катнашучылар игътибарына Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законның төп аспектлары җиткерелде, проблемалы мәсьәләләр аңлатылды, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр сатып алганда килеп туган күңелсезлекләрне хәл итү тәртибе турында практик тәкъдимнәр бирелде, катнашучылар арасында «Вестник потребителя Татарстана» газетасы һәм белешмәлекләр таратылды. Викторина сорауларына җавап биргән актив катнашучылар «Кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасы логотибы төшерелгән блокноталар белән бүләкләнде.