КФУ студентлары өчен семинар узды

2022 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Кулланучылар белемен арттыру, шулай ук «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасын тормышка ашыру һәм студентлар арасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны популярлаштыру, аларда дөрес куллану тәртибенең хокукый белемнәрен һәм гамәли күнекмәләрен формалаштыру максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова КФУның 3 нче курс студентлары белән дәрес үткәрде.

Дәрес сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарны кире кайтару һәм алыштыру шартларына кагылышлы, сыйфатсыз хезмәт күрсәтүчедән алынган очракта, Закон маддәләрен яктыртуда төзелде. Әлеге тематика студентларны бик кызыксындырды, чөнки аларның профильле белем бирү тематикасы һәм юнәлеше белән турыдан-туры бәйле.

Дәрестә тормышта килеп туган хәлләр һәм мисаллар каралды, анда студентлар бу очракта кулланучы кем икәнлеге, кулланучылар хокукларын яклауны регламентлаучы законга эләгәме, килеп туган хәлдән ничек чыгу мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Студентлар тәкъдим ителгән тема белән кызыксындылар, практик мәсьәләләр турында җанлы фикер алыштылар.

Семинар барышында студентларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге закон нигезләмәләре аңлатылды, һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, аерым алганда, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә Казан территориаль органының функцияләре турында кыскача мәгълүмат бирелде.

Кулланучылар белемен арттыру буенча эш дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International