Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча Биектау районында хуҗалык итүче субъектлар өчен семинарлар үткәрелде

2022 елның 13 мае, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә аларның аң-белемнәрен арттыру максатыннан, Татарстан Республикасы Биектау районындагы «Вертикаль» ҖЧҖнең «Арыш Мае» кибете сатучылары өчен белем бирү семинары үткәрде.

Анда «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре һәм 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре каралды.

Кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр турында, претензияләрне карап тикшерү тәртибе һәм сроклары турында кирәкле мәгълүмат булу-булмавы турында таләпләр аңлатылды.

Товарда җитешсезлекләр табылганда кулланучылар белән конфликтлы ситуацияләрне карау һәм аларны судка кадәр тәртиптә хәл итү мәсьәләләре кузгатылды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат, актуаль темалар буенча Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлаткан брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге мәгълүмати белешмәлекләр тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International