Сигезенче сыйныф укучыларына Дәүләт алкоголь инспекциясендә Кулланучылар хокукларын ничек яклау турында сөйләделәр

2022 елның 13 мае, җомга

«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» республика программасын үтәү кысаларында Әлмәт территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Лилия Җәләтова һәм Гүзәлия Абдуллина Әлмәт шәһәренең 25 нче урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары белән очрашу үткәрделәр.

Мәктәп шәһәрнең Яшьләр районында 2013 елда ачылган һәм бүгенге көндә анда 2000 артык укучы белем ала.

Мондый очрашуларның максаты –  сигезенче сыйныф укучыларын кулланучылар хокукларын яклау буенча ел саен үткәрелә торган Олимпиадада катнашуга җәлеп итү. Заманча базар бай, төрле товарлар һәм хезмәтләрнең теләсә кайсысын сайлап алу мөмкинлеге бар. Тик, кызганычка каршы, кайвакыт сатып алучы белән сатучы арасында төрле конфликтлар килеп чыга, аларны хәл итә белергә кирәк. Балаларны аларны дөрес хәл итү юлларын табарга һәм кулланучылар хокукларын дөрес якларга өйрәттеләр.

Чара ахырында укучыларга белешмәлекләр таратылды, алар балаларга һәм аларның гаилә әгъзаларына кулланучылар буларак үз хокукларын якларга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International