Балтач районында гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде

2022 елның 13 мае, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районының Югары Шубан авылында гражданнар өчен күчмә кабул итү үткәрде. Кабул итүгә авыл халкы үз проблемалары белән мөрәҗәгать итте. Аларны кызыксындырган барлык сораулар буенча консультацияләр бирелде: техник яктан катлаулы сыйфатлы товарлар сатып алу, таләпләр кую сроклары, тиешле сыйфаттагы товарларны кире кайтару сроклары, тиешле сыйфаттагы аяк киеменә таләпләр кую сроклары, җиһаз ясау һәм китерү, заказларны үтәү срокларын бозу турында сораулар каралды.

Күчмә кабул итүләр вакытында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе өчен мондый очрашулар форматы инде традициягә әверелде. Авылларда күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк. Алар гражданнарга, авылдан читкә чыкмыйча, күп кенә мәсьәләләрне урында хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Чара «Вестник потребителя Татарстана» газетасы һәм буклетлар тарату белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International