«Ак дингез» кибетендә семинар-уку оештырылды

2022 елның 13 мае, җомга

2022 елның 13 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Түбән Шубан авылында урнашкан шәхси эшмәкәр Ф.Р. Вәлиеваның «Ак дингез» кибетендә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча белем бирү семинары үткәрде. Яраклылык срокларын һәм тиз бозыла торган азык-төлек продуктларын саклау шартларын үтәүгә аерым игътибар бирелде.

Сатып алучыларга товарлар һәм сатучы турында нинди мәгълүмат бирелергә тиешлеге, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе нинди документлар белән раслануы, тикшерелгән үлчәү җиһазларының кирәклеге, теге яки бу хокук бозулар өчен җаваплылык турында, тикшерүләр үткәргәндә хуҗалык итүче субъектның хокуклары турында аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International