Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре, ТР Әтнә муниципаль районы КФҮ ДБУ филиалында ай саен гражданнарны кабул итү планы нигезендә, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законын аңлатып, кулланучылар өчен чираттагы чара үткәрә. Сәүдә өлкәсендә, шулай ук товарларда (эшләрдә, хезмәт күрсәтүләрдә) җитешсезлекләр ачыкланганда кулланучыларның хокуклары турында кызыксындырган сораулар буенча консультацияләр бирелде.
Чара барышында «Вестник потребителя Татарстана» газетасы һәм ярдәмгә мәгълүмати материал – белешмәлекләр таратылды.