Балык Бистәсе районының Түбән Тимерле авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

13.05.22 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Балык Бистәсе муниципаль районының Түбән Тимерле авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.

Авыл халкы сәүдә өлкәсенә кагылышлы түбәндәге сораулар буенча консультацияләр алды:

- сыйфатсыз товар өчен түләнгән сумманы кире кайтару;

- сыйфатсыз хезмәт күрсәтү;

- товар турында тулы булмаган мәгълүмат бирү;

- гарантия ремонтын үткәрү вакыты һ. б.

Шулай ук авыл җирлеге белгечләре белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укулар үткәрелде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең «Кулланучылар хокукларын яклау» Интернет-порталы эше турында искә төшереп үтелде, анда әлеге тематика буенча һәрвакыт актуаль мәгълүмат тәкъдим ителә – һәм кулланучының барлык мөһим һәм актуаль бүлекләргә онлайн керү мөмкинлеге бар, мәгълүмат даими рәвештә актуальләштерелә. Гражданнар үз проблемалары буенча мөрәҗәгать итә яки гамәлдәге законнарны бозу фактлары турында хәбәр итә ала торган «Халык контроле» ТР ДМС турында сөйләштеләр.

Күчмә кабул итү кысаларында Казан территориаль органы начальнигы әлеге торак пунктта эшләүче авыл муниципаль хезмәткәрләре өчен дә, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.

Чара барышында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар аңлатылган буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International