Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы Әтнә районы Үҗем авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату максатыннан гражданнарны кабул итте.
Кулланучылар базарының төрле өлкәләренә кагылган сораулар, көнкүреш техникасы, мебель, кием-салым, азык-төлек, дарулар бәяләре һәм сыйфаты һ. б. кагылышлы сораулар гражданнар арасында аеруча зур кызыксыну уятты.
Очрашу барышында халыкка үз-үзләрен яклау буенча, кулланучы хокукларын бозганда ничек дөрес итеп эшләргә кирәклеге турында киңәшләр бирелде.
Сатучыдан яки башкаручыдан кулланучыларның законлы таләпләрен хәл итүдән баш тарткан очракта, хезмәткәрләр әлеге мәсьәләләрне хәл итүдә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булган Арча территориаль органына мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителде.
Ахырда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат, актуаль темалар буенча Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлаткан брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге мәгълүмати белешмәлекләр таратылды.