Авыл халкы белән кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр турында фикер алыштылар

2022 елның 17 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Александровка авылында авыл халкы белән очрашу һәм Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбендә 6 сыйныф укучылары өчен куллану белемнәре нигезләре буенча класстан тыш дәрес үткәрде.

Дәрес башында укучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең республика кулланучылар базарындагы роле турында мәгълүмат җиткерелде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе ел саен үткәрә торган кулланучылар хокукларын яклау буенча Олимпиада турында искә төшерделәр һәм киләсе уку елында анда актив катнашырга чакырдылар. Укучылар белән «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының һәм «Коррупциягә каршы тору турында» Федераль законның кайбер нигезләмәләрен карадылар.

Укучылар соравы буенча хәзерге вакытта товарларны дистанцион сатуның актуаль кагыйдәләре, шул исәптән сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кире кайтару буенча бәхәсле хәлләр турында фикер алышынды. Чара барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе кысаларында үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар бирелде.

Авыл халкы белән очрашу барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны җайга сала торган төрле мәсьәләләр каралды. Катнашучыларга танышу өчен «Вестник потребителя Татарстан» газетасының номерлары, төрле буклетлар һәм территориаль орган белән элемтәгә керү өчен телефон номерлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International