Кукмара районы Ятмас-Дусай авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәүче белгече Илшат Бәдретдинов катнашында алкогольле продукцияне сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды. Шулай ук Ятмас-Дусай авыл җирлеге территориясендә үз эшчәнлекләрен алып баручы сәүдә объектлары сатучылары өчен семинар үткәрелде.
Чара кысаларында сәүдә өлкәсендә, аерым алганда, сыйфатсыз товарлар сату һәм төрле очракларда аларны хәл итү юллары турында да сүз барды. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу килешүе кагыйдәләре һәм башкалар нигезендә аңлатмалар бирелде.
Чара барышында мәгълүмати буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.
Авыл җирлеге белгечләре, шулай ук авыл гражданнары әлеге чараны оештырган һәм уздырган өчен, гражданнарга кулланучылар белемен арттырырга мөмкинлек биргән өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләренә зур рәхмәт белдерделәр.